«Март шатлык-куанычлар һәм чәчәкләр бүләк итсен»: комплиментлар кичәсе (18+)
12
Март 2022
Saturday
11 март көнне музыка тавышы астында һәм котлау сүзләре белән 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кунакчыл рәвештә үзләренең мөлаем укучыларын каршы алды. «Илһам» клубы әгъзалары өчен «Март шатлык-куанычлар һәм чәчәкләр бүләк итсен» дигән комплиментлар кичәсе үтте. Китапханәче «Иң назлы хисләрдән гөлләмә» дигән видеопрезентация ярдәмендә бәйрәм тарихы турында сөйләде. Хатын-кызлар турында матур шигырьләр һәм җырлар, шаяртулар, бәйгеләр, викториналар чара кунаклары арасында бәйрәм рухы һәм күңел ачу кәефе тудырды. Чара бәйрәм өстәле артында чәй эчү һәм барысына да бәхет, сәламәтлек һәм мәхәббәт теләү белән тәмамланды. |